Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изге Болгар җыенында өйлә намазын укыдылар (ФОТО)

Мөселман кардәшләре белән бергә намазны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, дин һәм республика хакимияте вәкилләре укыды.

Изге Болгар җыенында катнашучылар Җәмигъ мәчете территориясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазын укыды. Намазга меңләгән мөселман җыелды.

Мөселман кардәшләре белән бергә бәйрәм өйлә намазында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Альбир хәзрәт Крганов, бөтен дөньяга танылган шәехләр һәм дин әһелләре, Россиянең күп төбәкләреннән имамнар һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Реклама

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел күмәк намазда катнашырга теләүчеләр бик күп иде, шуңа күрә күпләр Җәмигъ мәчете янында келәмнәр җәеп, чирәмдә дога кылдылар.

Намаздан соң Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чын күңелдән барысына да сәламәтлек, сабырлык, игелекле эшләр күбрәк эшләүләрен һәм, әлбәттә инде, тынычлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X