Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җитешсезлекләр бетерелергә тиеш

    Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре районның мәктәпкәчә учреждениеләре һәм мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады. Мәсәлән, Татар Такталы авылында башлангыч мәктәп, авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан бинада янгын чыгуны белгертүче сигнал бөтенләй юк. Булган искесен күптән сүтеп алганнар, ә менә яңасын урнаштыруга акча табылмаган. Моннан тыш, тиешле инструкцияләр эшләнмәгән,...

    Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре районның мәктәпкәчә учреждениеләре һәм мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады.
    Мәсәлән, Татар Такталы авылында башлангыч мәктәп, авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан бинада янгын чыгуны белгертүче сигнал бөтенләй юк. Булган искесен күптән сүтеп алганнар, ә менә яңасын урнаштыруга акча табылмаган.
    Моннан тыш, тиешле инструкцияләр эшләнмәгән, гражданнар оборонасы кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар тудырылмаган, янгын щиты да кирәкле әйберләр белән тәэмин ителмәгән.
    Әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: