Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Истәлекләрне кадерләп саклыйлар

Кузнечиха урта мәктәбендә узган атна ахырында “Мәңге хәтерләргә өндим...” дигән батырлык дәресе үтте. Аны Болгар музей-тыюлыгының “Суар” филиалы мөдире Нинель Садриева уздырды.

Дәрес Кузнечиха авылы янында 1941 елның 9 ноябрендә һәлакәткә очраган “ПС-40” самолеты экипажына багышланды. Исегезгә төшерәбез, ул көнне югары класслы очучы Сергей Муравьев һәм борт механигы Константин Пряничников составындагы экипаж Казан авиация заводына махсус йөк алып бару буенча рейсны башкара. Көчле буранга эләгеп, адашканнан соң, самолет урынын билгеләү өчен түбәнгәрәк төшә һәм җиргә бәрелә. Очучыларны соңрак Кузнечиха зиратында җирлиләр.
Аларның каберләрен Нинель Мәсхүт кызы җитәкчелегендә укучылар тәртиптә тота. 2012 елда район хәрби комиссариаты шушы урында һәйкәл куйды.
Бу очрак турында экипажның һәлакәтен тикшерү белән шөгыльләнүче  комиссиягә җитәкчелек иткән очучы И. В. Чугунов хатыннан билгеле. Эзтабарлар ярдәме белән шулай ук Сергей Муравьевның Мәскәүдә яшәүче туганнары белән элемтәгә керергә мөмкин булды. Алар музейга гаилә архивыннан тапшырган фоторәсемнәр арасында очучының портреты, самолет һәлак булган урыннан, матәм митингы һәм җирләүдән фоторәсемнәр бар.
Укучылар бу хакта батырлык дәресләре барышында беләләр, очучылар һәлак булган көнне аларның каберенә чәчәкләр куела.
Ватаныбызны дошманнан саклаганда һәлак булган батырлар турында истәлекләрне саклау – безнең изге бурычыбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев