Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Рәҗәп мәктәбе «Сәйяр» фестиваленең зона этабында чыгыш ясады

Укучылар Туфан Миңнуллин әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр.

Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучылары татар теле укытучысы Гөлназ Фәйзиева җитәкчелегендә "Сәйяр" республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабында катнаштылар. 

Спас, Әлки, Чистай, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләре коллективлары Казанда жюри әгъзаларына үз эшләрен тәкъдим иттеләр. 

Иске Рәҗәп командасы талантлы татар язучысы Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" әсәреннән өзек белән чыгыш ясады. 

Фестивальнең зона этабына нәтиҗәләр ноябрь ахырында ясалачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев