Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җирле радиодан котладылар

    Җирле радиотапшырулар редакторы Флюра Хәйретдинова белән алып баручы Резеда Каюмова Иске Рәҗәп авылы халкы өчен эчтәлекле бәйрәм программасы хәзерләделәр. Традицион Яңа ел котлавы, бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен җылы котлаулар, Самара, Яр Чаллы, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыннан котлау сүзләре, яраткан җырлар - боларның барысы да радио...

    Җирле радиотапшырулар редакторы Флюра Хәйретдинова белән алып баручы Резеда Каюмова Иске Рәҗәп авылы халкы өчен эчтәлекле бәйрәм программасы хәзерләделәр.
    Традицион Яңа ел котлавы, бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен җылы котлаулар, Самара, Яр Чаллы, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыннан котлау сүзләре, яраткан җырлар - боларның барысы да радио тыңлаучыларның бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Тапшыруны оештыручылар Ватан алдында изге бурычларын үтәүчеләр турында да онытмадылар: аларны кәрәзле телефон аша бәйрәм белән котладылар. Ә чит җирләрдәгеләр өчен туган яктан алынган сәламнән дә кадерлерәк нәрсә юктыр ул...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: