Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге бара

Инде традициягә әверелгән инвалидлар ункөнлеге барышында хакимият, җәмәгатьчелек һәм барлык кешеләрнең игътибары аларга юнәлдерелгән. Ункөнлек кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, инвалидлар җәмгыяте активының район администрациясе һәм социаль структуралар вәкилләре белән очрашуы оештырыла, сәламәтлеге аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында сүз булачак. Шәһәр һәм район авылларында яшәүче инвалид балалар "Олимп" спорт...

Инде традициягә әверелгән инвалидлар ункөнлеге барышында хакимият, җәмәгатьчелек һәм барлык кешеләрнең игътибары аларга юнәлдерелгән.
Ункөнлек кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, инвалидлар җәмгыяте активының район администрациясе һәм социаль структуралар вәкилләре белән очрашуы оештырыла, сәламәтлеге аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында сүз булачак. Шәһәр һәм район авылларында яшәүче инвалид балалар "Олимп" спорт залында үтәчәк бәйрәм кичәсенә чакырылган, ә 6 декабрьдә алар өчен "Октябрь" кинотеатрында фильм күрсәтелә.
Бу әле декадага билгеләнгән планнарның бер өлеше генә. Ул бик тиз үтсә дә, проблемалар калачак. Шуңа күрә инвалидларга игътибарны беркайчан киметергә ярамый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев