Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иминият взносларын түләргә онытмагыз

Бүгенге көндә рәсми рәвештә теркәлгән 371 эшмәкәр арасыннан 157 сенең Пенсия фондына страховой взнослар буенча түләнмәгән бурычы 7800,0 мең сумнан артып китә.

Идарә бурычларны түләтү өчен төрле чаралар күрергә тырыша, ди шәхси учет бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева. Мәсәлән, 10 башкарма документ бурычларны пенсиядән, 17 се -хезмәт хакыннан тотып калу өчен җибәрелгән. Моннан тыш, судка 98 дәгъва тапшырылган, 10 кешегә Россиядән читкә чыгу чикләнгән. Бурычларны түләмәүчеләр янына суд приставлары хезмәте вәкилләре белән берлектә рейдлар да оештырыла.

Бу җәһәттән тагын бер кат шунысын аңлату урынлы булыр, агымдагы елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча страховой взнос күләме түләүче алган табыш күләменә бәйле. Әгәр ул исәп-хисап чорында 300000 сумнан артып китмәсә, страховой взносның фиксацияләнгән күләме хезмәткә түләүнең бер минималь күләменнән (5554 сум) исәпләп чыгарыла, ул 12 айга һәм эшмәкәрләр өчен каралган индивидуаль тарифка - 26 процентка тапкырлана. Мәҗбүри пенсия страхованиесе түләве 17300 сум тәшкил итәчәк. Эшмәкәрләр мәҗбүри медицина страхованиесен 3400 сум күләмендә түлиләр.

Әгәр алынган табыш 300000 сумнан артып китсә, мәҗбүри пенсия страхованиесе суммасының фиксацияләнгән күләменә артып киткән сумманың 1 проценты өстәлә. Бу очракта страховой взносларның суммасы сигез минималь хезмәт хакыннан артмаска тиеш. Якынча сумма 138600 сум тәшкил итәчәк.

Барлык исәп-хисап салым органнарына эшмәкәрләрнең эшчәнлеге, икенче төрле әйткәндә,алган табышын күрсәтеп тапшырылган мәгълүматларга нигезләнеп ясала. Әгәр салым органнарына отчет тапшырылмый һәм Пенсия фонды тиешле мәгълүматларны алмый икән, бу очракта инде страховой взнослар башка бер суммага нигезләнеп түләтеләчәк.

Пенсия фонды страховой взносларны фиксацияләнгән күләмдә 31 декабрьдән дә соңга калмыйча аерым рәвештә һәр бюджеттан тыш фондка яки ел дәвамында берничә тапкыр түләргә кирәклеген искәртә. 300000 сумнан артып киткән табыш өчен страховой взносларны елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Ел тәмамланганчыга кадәр эшчәнлекләрен туктаткан эшмәкәрләр эшне туктаткан көннән башлап 15 календарь көне эчендә страховой взносларны түләп бетерергә тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, страховой взнослар тулысынча түләнгән очракта гына бу чор эшмәкәрнең хезмәт стажы итеп исәпләнеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды взнослар бурыч