Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Икмәк музеена газ кертелде

Кичә "Икмәк музее"нда төзелә торган объектларның берсенә газ кертелде. Моннан тыш, газ котельные да файдалануга тапшырылды. Мәгълүматларга караганда, бу бинада музей белән ресторан урнашачак. Шушы уңайдан үткәрелгән чарада "Чистопольгаз" ЭПУ җитәкчесе Александр Малюков, "Татагропромстрой" ААҖ генераль директоры Ирек Закиров, район башлыгы Камил Нугаев, кайбер учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Кунаклар...

Кичә "Икмәк музее"нда төзелә торган объектларның берсенә газ кертелде. Моннан тыш, газ котельные да файдалануга тапшырылды.
Мәгълүматларга караганда, бу бинада музей белән ресторан урнашачак.
Шушы уңайдан үткәрелгән чарада "Чистопольгаз" ЭПУ җитәкчесе Александр Малюков, "Татагропромстрой" ААҖ генераль директоры Ирек Закиров, район башлыгы Камил Нугаев, кайбер учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Кунаклар соңгы елда Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә сизелерлек үзгәрешләр булуын үз күзләре белән күрделәр. Буш урында тиздән бөтен дөнья туристларының игътибар үзәгендә булачак объектлар төзелгән.
Хәзерге вакытта башка биналарга газ кертү эше бара.
Рәсемдә: газны тоташтыру вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газлаштыру