Игенчеләрнең мәшәкатьләре арта бара
Район хуҗалыклары басуларында язгы кыр эшләре темплары көчәя бара.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, көзге культура мәйданнары 5000нән артык, күпьеллык үләннәр 1400 гектарда минераль ашламалар белән тукландырылган. Моның белән бергә, механизаторлар сөрелгән җирләрне дә тырмалыйлар. Бу агрочара 2600 гектарда башкарылган. Күпьеллык үлән басуларын тырмалау эшен дә дәвам итәләр.
Гомумән, авыл хезмәтчәннәренең мәшәкатьләре көннән-көн арта бара. Билгеләнгән эшләрне вакытында башкарып чыгу өчен булган барлык мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев