Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игелекнең чиге юк

Марафон барышында районның “Спас районы социаль иминлеге” хәйрия фондына 550 мең сум акча җыелды.

Менә инде 22нче тапкыр район Мәдәният йортында мохтаҗларга ярдәм итү өчен акча җыю максаты белән традицион хәйрия марафоны уздырылды.
Чара башланыр алдыннан мәдәният учреждениесе фойесында җирле осталар һәм Балалар иҗат йортына йөрүчеләр ясаган төрле кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Биредә ниләр генә юк! Күргәзмәне карап йөргәндә, шәһәрдә һәм район авылларында әле бүген дә агачтан, тимердән, башка гади генә материаллардан иҗат әсәренә тиң булырлык әйберләр ясый белүчеләр яши, дип сокланып һәм горурланып куясың. Мондый матур традиция киләчәктә дә дәвам итсен, халык үз осталарын белеп торсын иде.
Бу көнне залда предприятие һәм оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар, яшьләр, башка кешеләр җыелды.
– Марафонга килүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсе килә, – диде район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. – Авыр хәлдә калган кешеләргә элек тә чын күңелдән ярдәм итәргә теләүчеләр табылды, хәзер дә игелек кылырга теләүчеләр аз түгел. Тормышта теләсә кем кыен хәлдә калырга мөмкин. Әмма хәйриячелек бер көн белән генә чикләнергә тиеш түгел. Мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулы сузу җаен табарга кирәк...
Аннары район башлыгы үзләренең эш-гамәлләре белән башкаларның җылы ихтирамын казанган кешеләргә кубок һәм дипломнар тапшырды. “2019 ел Хәйриячесе” исемнәренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Спас районы белән 1995-2019 елларда җитәкчелек иткән Камил Нугаев, 2010-2019 елларда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Елена Афоньшина, “Алексеевскдорстрой” акционерлык җәмгыятенең  директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, Болгар ислам академиясенә, Феодор Болгарский исемендәге Хәйрия фонды, эшмәкәр Владимир Монахов лаек булды.
– Узган гасырның 90нчы елларында, хәйрия фонды оештырылганда, кешеләрне төрле проблемалар һәм мәсьәләләр борчыды. Яшереп торасы түгел, күпләрнең азык-төлек сатып алырлык та рәте юк иде. Элек җыелган акчаларның күпчелеге балаларны дәвалауга тотылды. Хәзер дә шулай. Башкалар проблемасын күреп, аларга ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысына да ихластан рәхмәт белдерәбез, – диде Елена Афоньшина.
Марафон барышында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлашып килүен тагын бер кат искәртеп үттеләр. Алай гына да түгел, бу уңайдан район ветеран оешмалары советы рәисе урынбасары Анатолий Некрасовка, район хастаханәсе башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Любовь Пронягинага һәм ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Хәмидуллинга “Татарстан АССРга 100 ел” истәлек билгеләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук күп еллардан бирле изге эш – Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында үлеп калган солдатларның сөякләрен эзләп табу һәм аларны күчереп җирләү белән шөгыльләнүче “Болгар” эзләнү отрядын да билгеләп үттеләр.
ТАССРга 100 ел туласы елда Анастасия белән Олег Романьковлар гаиләсендә дүртенче бала – кызлары Анисия тууы хакында да әйтеп үттеләр.  Әлбәттә инде, бу уңайдан бәхетле гаиләгә кыйммәтле бүләк тапшырдылар, сабыйның исән-сау үсүен теләделәр.
Марафонның беркайчан да җыр-биюсез узганы юк. Бу юлы да чарада катнашучыларны Рамилә Исхакова, Рөстәм Холмирзоев, Варвара Лисюк, Андрей Алпутов, “Веселая компания”, Көек авылыннан Гөлгенә Садретдинова үзләренең дәртле җыр-биюләре белән җәлеп иттеләр. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпне тәмамлаган Артем Чегодаев башкарган җырны да көчле алкышларга күмделәр.
Чираттагы марафон тәмамланса да, “Хәйрия” фонды үз эшен дәвам итә. Теләге булган һәр кеше изге эшкә үзеннән өлеш кертә ала. Игелкнең чиге юк, диләр... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев