Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игелекләр кылып яшик

Дөньяның барлык мөселманнары өчен изге Рамазан ае барган бу көннәрдә район авылларында ифтар мәҗлесләре үткәрелә.

Район җитәкчелеге һәм Болгар шәһәре мөхтәсибәте катнашында мондый хәйрия чаралары Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Ямбакты, Татар Такталыда һәм башка авылларда оештырылды.
Ураза тотучыларның барысы да кичке авыз ачу вакыты җитүен түземсезлек белән көтеп алалар. Ә инде авыл кешеләрен барысын бер табын артына җыя торган мондый мәҗлесләренең милләттәшләребезне берләштерүдә, тагын да якынайтуда әһәмиятле роль уйнавын әйтергә кирәк. Кагыйдә буларак, мондый чараларда күмәк намазлар, изге Коръәннән сүрә һәм аятьләр укыйлар, кешеләр чын йөрәктән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, үзләренең теләкләрен җиткерәләр, гонаһларын ярлыкауны үтенәләр. Ифтар мәҗлесләрендә авыз ачканда ихластан теләгән теләкләр кабул була, диләр.
Милләттәшләребез белән очрашулар барышында район башлыгы Камил Нугаев һәм имам-мөхтәсиб Фәрхат хәзрәт Минсәгыйров ураза тотучыларның барысына да түземлек һәм сабырлык, бәхет, саулык-сәламәтлек теләделәр. Һәм, әлбәттә инде, игелекле гамәлләрне Рамазан аенда гына түгел, ә даими рәвештә кылырга чакырдылар. Игелек ул барыбер игелек булып иясенә кире кайта, диләр бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X