Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңел атлетика эстафетасы

Җиңү бәйрәменә багышлап үткәрелгән традицион җиңел атлетика эстафетасында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучылары җиңеп чыкты. Иске Рәҗәп командасы өчен Гөлназ Җиһаншина, Назилә Хәмидуллина, Энҗе Әхмәтвәлиева, Лилия Минсафина, Илгизәр Вилданов, Нәфис Каюмов, Салават Җамалиев һәм Айнур Минхатыйпов чыгыш ясап, үз этапларын уңышлы үттеләр. Укучылар арасында икенче...

Җиңү бәйрәменә багышлап үткәрелгән традицион җиңел атлетика эстафетасында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучылары җиңеп чыкты.
Иске Рәҗәп командасы өчен Гөлназ Җиһаншина, Назилә Хәмидуллина, Энҗе Әхмәтвәлиева, Лилия Минсафина, Илгизәр Вилданов, Нәфис Каюмов, Салават Җамалиев һәм Айнур Минхатыйпов чыгыш ясап, үз этапларын уңышлы үттеләр. Укучылар арасында икенче һәм өченче урыннарны 2нче һәм 1нче мәктәпнең яшь атлетлары яулады.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасындагы эстафета шул ук вакытта район спартакиадасы программасына да керде. Николай Стрелов, Глеб Постников, Александр Антохин, Заһит Хәлиуллин, Фаил Шәмсетдинов, Шамил Шакиров, Александр Алиев һәм Сергей Гордеевтан торган мәгариф бүлеге командасының җиңүе аларның спартакиада зачётындагы алдынгы урынын тагын да ныгытты. Икенче урынга - тармак технологияләре техникумы, өченче урынга МЧС командасы чыкты.
Барлык призёрларга - медальләр, ә җиңеп чыккан командаларга кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета