Идел буйлары чистарды (ФОТО)
Узган якшәмбе көнне хәрби хезмәт ветераннары “Юнармия” хәрәкәтеннән яшьләр белән бергә Идел буйларын чүп-чардан чистарту буенча акция үткәрделәр.
Чарада Кораллы Көчләр сафларында төрле елларда хезмәт итүче чик сакчылары, диңгезчеләр, десантчылар, танкистлар, хәрби һава көчләре, эчке гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр, шулай ук казаклар, кадетлар, “Спас” заказнигы хезмәткәрләре һәм юнармиячеләр катнашты.
Кайбер ветераннар өмәгә балаларын да алып килделәр.
Уртак тырышлык белән иске пристаньнән алып, элеккеге гортоп территориясенә кадәр Идел ярлары төрле чүп-чардан чистартылды. Алдан хисаплаулар буенча гына, каты көнкүреш калдыклары полигонына 30 кубометрдан артык чүп-чар чыгарылды.
Ахырда барысы да, мондый өмәләрне даими үткәрергә кирәк, дигән фикер белән килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев