Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Ибн Фадлан» фильмы сәяхәтченең Болгарга килүен күрсәтәчәк

“Хозур ТВ” төшергән фильм Идел болгарларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 ел тулуына багышланган.

Татарстан Диния нәзаратенең “Хозур ТВ” телеканалында Идел болгарларының ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуына багышланган “Ибн Фадлан” фильмын төшерү дәвам итә.

Документаль-нәфис фильмның төп күренеше Ибн Фадланның Алмыш хан һәм Идел болгарлары алдында халиф хатын укуы һәм Идел Болгарында шул чордан башлап ислам диненең рәсми дин буларак кабул ителүен күрсәтә.

Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фильм төшергәндә тарихи декорацияләр һәм заманча компьютер технологияләре кулланыла.

Әлегә халык катнашуындагы күренешләрне төшерү бара. Казаннан тыш, фильмны төшерү Бохара, Санкт-Петербург, Мәшһәд һәм Әтнә районында дәвам итәчәк.

Фильмны төшерү процессы белән якыннанрак танышкач, Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең хуплавын белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Идел Болгарының ислам динен рәсми дин буларак кабул итүенә киләсе елда 1100 ел тула.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев