Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иҗатның чикләре юк

Район, авыл Мәдәният йортлары, клублар хезмәткәрләре Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараенда ел саен уздырыла торган Бөтенроссия “Кузьминки” фольклор-этнография фестивалендә катнаштылар.

Бу традицион фестиваль күпкырлы рус мәдәниятын саклау һәм аны халыкка җиткерү максаты белән үткәрелә.

Беренче көнне халык осталары ясаган төрле әйберләр ярминкәсе оештырылды, фольклор коллективларның концерты булды. Безнең район данын яклап, Антоновкадан “Веснушки” балалар фольклор ансамбле чыгыш ясады. Икенче көнне Россиянең һәм Татарстанның танылган фольклорчылары катнашында мастер-класслар үткәрелде.

Агачны кисеп бизәкләр төшерү, туку, юкәдән, тал чыбыгыннан үрү һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең башка төрләре һәркемдә зур кызыксыну уятты. Кузнечиха авылыннан Светлана Тестоедованың тал чыбыгыннан үрү остаханәсенә зур бәя бирелде. 

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев