Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң мөһиме – кешеләргә кирәк булу...

Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Балалары булмаганга яки алар еракта яшәгәнгә күрә, еш кына өлкән яшьтәге кеше бөтенләй ярдәмчесез кала. Ә көндәлек мәшәкатьләрне башкарып чыгарга инде бөтенләй хәле җитми.

Болгарда яшәүче Галина Беляева нәкъ шундый авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә дә инде. 
Ирина Телицына

Галина Васильевна “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инде егерме елга якын эшли. Хәзер ул ун пенсионерга хезмәт күрсәтә, аларның кайберләре – инвалид. Һәрберсенең үз тормышы, үз гадәтләре һәм холкы бар.

– Үзем караган кешеләрне мин өлкән яшьтә булулары өчен хөрмәт итәм, алар минем өчен хәзер өлкән туганнарым, әти-әнием кебек, – дип билгеләп үтә Галина. – Кайберләре миңа акыллы киңәшләрен бирә, кемнәндер чигәргә өйрәнеп, бу шөгыль белән чын мәгънәсендә мавыгып киттем...

Башка оешмалардагы кебек үк, социаль хезмәткәрнең дә эш көне иртәнге сәгать сигездә башланып китә. Көн саен Галина Васильевна биш пенсионер янында була, шулай итеп, атнасына өч тапкыр ул һәрберсенең хәлен белеп, ярдәм итеп тора. Кайберәүләр янына ешрак та, ял көннәрендә, җәйге ял вакытларында да барырга туры килә. Тик Галина Васильевна ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрнең мондый үтенечләрен беркайчан да кире какмый. Шулай итеп, социаль хезмәткәр кибеткә дә, даруханәгә дә, рецепт алу өчен хастаханәгә дә йөри, коммуналь хезмәтләр өчен түли, йорт-җирләрне җыештыра һәм башка бик күп эшләрне башкара.

Шулай да, өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң мөһиме – аралашу мөмкинлегедер. Күрсәтелә торган хезмәтләр арасында “игътибар белән тыңлау” дигән хезмәт булмаса да, социаль хезмәктәргә үзе караган һәр кеше белән аралашырга туры килә. Хәтта балалары булган кешеләр дә иң зур серләрен аңа сөйли. Ә бу исә кешеләрнең Галина Васильевнага чын күңелдән ышануларын күрсәтә.

– Ул бик җаваплы, шәфкатьле, яхшы күңелле кеше, – ди аның турында Лидия Михайловна Васильеваның туганы. – Башта Галина Васильевна йөз яшен тутырып, әле күптән түгел дөнья куйган әниемне дә карады, хәзер инде апам гына калды...

Өлкән яшьтәге кешеләр арасында мондый хөрмәт казану бер дә җиңел түгел. Моның өчен сабыр булырга, өлкән яшьтәге кешене һәрвакыт игътибар белән тыңларга, аның кәефен күтәрә белергә кирәк. Күпләр өчен инде якын кешесенә әверелгән Галина Васильевна боларның барысына ирешә алган. Көн дәвамында шактый юл йөрергә туры килсә дә, ул саф һавада йөрү файдалы, дип үз-үзен юата. Ә кибетләргә, башка учреждениеләргә баргач, үзе өчен файдалы булган яңалыкларны белеп кайта.

Социаль хезмәткәр булудан тыш, Галина Васильевна уңган хуҗабикә, үрнәк әни дә әле. Инде үсеп җиткән ике баласына да, җиденче һәм сигезенче классларда укучы балаларына да игътибары җитә аның. Оныгы белән аралашу өчен дә вакыт таба. Моннан тыш, һәр хуҗабикәнең көндәлек эшләре дә санап бетергесез җыела. Тик шунысы һичшиксез: Галина Васильевна уңган һәм тырыш хуҗабикә булудан тыш, игелекле һәм шәфкатьле кеше дә. Социаль тармакта озак еллар эшләве моңа үзенә күрә бер дәлил булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев