Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң мөһиме – катгый контроль

Моңарчы ничек булса, узган елда да контроль-хисап палатасы үз эшен алдан, агымдагы һәм ахыргы контроль тикшерү эше кысаларындагы эш планына нигезләнеп башкарды.

Районның 2018 елга бюджетын әзерләгәндә һәм аны үтәгәндә экспертиза, аналитик тикшерүләр, ревизияләр, башка чаралар һәм ысуллар кулланылды.
Муниципаль берәмлекнең 2018 елга бюджетта расланган чыгым йөкләмәләренең гомуми күләме 640,4 миллион сум тәшкил итте. Отчет чорында 10 контроль-резивия чарасы үткәрелде, шул исәптән Антоновка һәм Иске Рәҗәп авыл җирлекләренең, Никольск авылы Мәдәният йортының, шәһәрдәге “Родничок” балалар бакчасының финанс-хуҗалык эшчәнлеге тикшерелгән.
2018 елда 16 эксперт-аналитика чарасы үткәрелгән. Шулар арасыннан аеруча район Советының 2018, 2019 елга һәм пландагы 2020 һәм 2021 елларга муниципаль берәмлек бюджетының үтәлүе турындагы отчетны раслау буенча карар проектларына ахыргы нәтиҗәләрне чыгару, файдаланылмый торган бина һәм корылмаларны тоту буенча контроль тикшерү йомгакларына аналитик записка, 2017 елда транспорт чараларыннан ничек файдалану турындагы отчетны атап үтәргә була.
Контроль тикшерүләр үткәргәндә финанс мәсьәләләре өлкәсендә 1440,2 мең сумга закон бозулар ачыкланган. Моннан тыш, 6039,9 мең сумлык бюджет акчасыннан нәтиҗәсез файдалану очрагы билгеле булган. Ачыкланган кимчелекләрне бетерү, аларга яңадан юл куймас өчен оешма һәм учреждение җитәкчеләренә 19 күрсәтмә җибәрелгән. Җиде җаваплы кешегә карата дисциплинар шелтә белдерелгән, административ хокук тәртибен бозган өчен ике беркетмә төзелгән һәм судка җибәрелгән.
Тикшерү материаллары район прокуратурасы каравына тапшырылган, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышларында тикшерелгән. 

Фото: http://balashiha.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев