Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иң мөһиме – грамоталы булу

Күптән түгел район мәктәпләрендә Халыкара грамоталылык көненә багышланган чаралар үтте.

Өчкүл урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары, мәсәлән, табышмаклар һәм әйтемнәргә багышланган викторинада катнашып белемнәрен күрсәттеләр, рус теле буенча кайбер биремнәрне үтәделәр. Өлкән класс укучылары грамоталылыкның әһәмияте турында инша язды, мәктәптәге "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясендә катнаштылар.

Бураково мәктәбе укучылары арасында уздырылган тест иң грамоталы балаларны ачыкларга ярдәм итте. Ә менә Кузнечиха мәктәбе балаларының рус теле кагыйдәләрен ничек белүен мәктәпкә кергәнче үк тикшерделәр. Биредә грамоталылыкны тикшерү буенча пост оештырылды.

фото http://rus.1pku.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев