Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң лаеклыларны билгеләделәр

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кызлар күзлегеннән" дигән республика конкурсы зона этабы номинацияләренең берсендә хезмәт ветераны Фиркат Галимов җиңеп чыкты. Ул ир-егет-лидер буларак билгеләп үтелде һәм бу абруйлы конкурсның финалына чыкты. Аңа диплом һәм бүләк тапшырылды. "Хатын-кыз-класс җитәкчесе" номинациясендә Иске Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы Равилә Хәмидуллина өченче урынны алды, аңа да...

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кызлар күзлегеннән" дигән республика конкурсы зона этабы номинацияләренең берсендә хезмәт ветераны Фиркат Галимов җиңеп чыкты.
Ул ир-егет-лидер буларак билгеләп үтелде һәм бу абруйлы конкурсның финалына чыкты. Аңа диплом һәм бүләк тапшырылды.
"Хатын-кыз-класс җитәкчесе" номинациясендә Иске Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы Равилә Хәмидуллина өченче урынны алды, аңа да диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Балалар Иҗат йорты методисты Зөлфия Тихонова кызыксындыру призына лаек булды, ул безнең районнан "Үрнәк хатын-кыз" номинациясе буенча чыгыш ясады. "Хатын-кыз-культура һәм рухи байлык" номинациясендә җирлекара китапханә җитәкчесе Марина Бедова да лаеклы чыгыш ясады.
Нурлатта үткәрелгән зона этабында барлыгы Кама аръягының тугыз районыннан утыздан артык кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев