Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хуҗалыкларда шактый печән хәзерләделәр

Район хуҗалыклары печән чабу эшләрен тәмамлап киләләр, бер үк вакытта чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр һәм бөртекле культураларны урып-җыюга хәзерләнәләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәренә караганда, күпьеллык үләннәр 10972 гектардан җыелган, 1524 гектарда табигый мәйданнардагы печән чабып алынган. Барлыгы район буенча 11900 тонна хуш исле печән хәзерләнгән, шуның...

Район хуҗалыклары печән чабу эшләрен тәмамлап киләләр, бер үк вакытта чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр һәм бөртекле культураларны урып-җыюга хәзерләнәләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәренә караганда, күпьеллык үләннәр 10972 гектардан җыелган, 1524 гектарда табигый мәйданнардагы печән чабып алынган. Барлыгы район буенча 11900 тонна хуш исле печән хәзерләнгән, шуның 7150 тоннадан артыгы хуҗалыклар өлешенә туры килә, ә калганын халык үзе хәзерләгән. Сергей Юрков, Александр Планин, Дамир Хәмидуллин, Рузалия Минһаҗева крестьян (фермер) хуҗалыклары, "Агрохим" җәмгыяте һәм башкалар печән җыюны оешкан төстә алып бардылар. Табигый печәнлекләрдә әле дә шактый печән чабарга була, ләкин кайбер авыл җирлекләрендә бу эшне башкарырга ашыкмыйлар.
Акрынлап сенаж запасы да арта: ул 10600 тонна салынган. "Болгар Арыш", " Болгар"Востокзернопродукт" җәмгыятьләрендә, Линар Гыйниятуллин, Сергей Юрков хуҗалыкларында сенаж салу яхшы темпларда бара.
Бер үк вакытта чәчүлекләрне эшкәртү турында да онытмаска кирәк. Александр Планин, Ольга Семушкина крестьян (фермер) хуҗалыкларында химик саклау үз вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарылды, "Болгар Арыш", "Агрохим", Сергей Юрков хуҗалыкларында да корткычларга каршы актив көрәш алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев