Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге уңышлары һәм мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Никитина Светлана Арнольдовна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәтләре һәм аның үстерүгә керткән өлешләре өчен Спас...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге уңышлары һәм мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Никитина Светлана Арнольдовна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Район сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәтләре һәм аның үстерүгә керткән өлешләре өчен Спас район үзәк хастаханәсе табиб-стоматологы Габдрәшитов Илдус Нәҗип улы, Иж-Борискино фельдшер-акушер пункты мөдире Бахитова Маргарита Юрьевна Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Спас район үзәк хастаханәсе акушерлык бүлеге акушеры Спиридонова Татьяна Алексеевнага, терапия бүлеге шәфкать туташы Андреянова Алевтина Борисовнага, хирургия бүлеге санитаркасы Яруллина Гөлләр Котдус кызына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәте белдерелде. Аларның халык сәламәтлеген саклау буенча тырыш хезмәте һәм район сәламәтлек саклау тармагына керткән өлешләре шулай югары бәяләнде.
Район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Рознаковский Александр Александрович, участок табиб-педиатры, Галиуллина Земфира Нургали кызы, участок шәфкать туташы, Трембицкая Анна Геннадьевна, рентгенолаборант, Волостнова Любовь Ивановна, Спас район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге шәфкать туташы - халык сәламәтлеген саклауга керткән хезмәтләре, үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен;
Полякова Валентина Павловна, район ветераннар советы президиум әгъзасы - ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуы өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев