Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Хатын-кыз батырлыгы”

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан балалар китапханәсе хезмәткәрләре әнә шундый темага багышлап чара уздырды. Бу чарага сугышта катнашкан Александра Прохорова, Екатерина Иванова, хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатова чакырылды. Алар мәктәп укучыларына сугыш елларында кичергән авырлыклар турында сөйләделәр, шул еллардагы фоторәсемнәрне күрсәттеләр. Китапханә каршында эшләүче "Китап театры" клубы әгъзалары Борис Васильевның "А зори...

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан балалар китапханәсе хезмәткәрләре әнә шундый темага багышлап чара уздырды.
Бу чарага сугышта катнашкан Александра Прохорова, Екатерина Иванова, хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатова чакырылды. Алар мәктәп укучыларына сугыш елларында кичергән авырлыклар турында сөйләделәр, шул еллардагы фоторәсемнәрне күрсәттеләр. Китапханә каршында эшләүче "Китап театры" клубы әгъзалары Борис Васильевның "А зори здесь тихие" повестына нигезләнеп әзерләгән өзек күрсәттеләр.
Очрашуда катнашучыларга эшмәкәр Александр Якимов тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Соңыннан барысы бергә фоторәсемгә төштеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев