Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык җыены уздырылды

Узган шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында узган халык җыенында Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев катнашты.

Халык алдында чыгыш ясап, алар соңгы елларда республикабызда һәм безнең районда торак, юллар, спорт корылмалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, авылларда клублар күп төзелә, мәктәпләргә, сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясала, дип билгеләп үттеләр. Башка республика программаларын тормышка ашыру буенча да нәтиҗәле эшләр алып барыла. Әлбәттә инде, Украинадагы катлаулы вәзгыятькә карата борчылуларын белдерделәр. Бары тик бердәм, тату, бер-беребезне аңлап, мәдәниятыбызны, гореф-гадәтләребезне ихтирам итеп кенә республикада ирешелгән тотрыклылыкны сакларга мөмкин булачак, дип ассызыкладылар чыгыш ясаучылар.

Әлеге җыенның үзенчәлеге шунда, халык үзен борчыган сораулар белән турыдан-туры җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте, шәһәрне үстерү буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Мәйданда җәмәгать кабул итү бүлмәсе дә эшләде. Сорауларны язма рәвештә язып тапшырдылар. Эчә торган суның сыйфаты, тармак технологияләре техникумында кадрлар әзерләү, Рабига күлен чистарту, мунчаны төзеп бетерү, яшьләр дискотекасы уздыру - халыкның бирер сораулары күп булды. Сорауларның кайберләренә шунда ук җаваплар да бирелде, кайберләре исә соңрак хәл ителәчәк, дип ышандырдылар. Һәрхәлдә, сорауларның берсе дә җавапсыз калмаячак, тиешенчә каралачак һәм хәл итү өчен республика җитәкчелегенә җиткереләчәк, дип ышандырды район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камил Нугаев халык җыены Фоат Вәлиев