Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гомере буе намус белән эшләгән...

Красный Вал авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Нина Симонова шушы көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны гомер бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Константин Захаров, авылдашлары җылы котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Нина Михайловнага озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр.
Ул Красный Вал авылында туып үскән. Башка яшьтәшләре кебек үк, кечкенәдән авыр сугыш елларының барлык сынауларын үткән. Ун балалы гаиләдә Нина Михайловнага эшләргә дә, кечерәк эне-сеңелләрен карарга ярдәм итәргә дә туры килгән.
Хезмәт юлы аның бик иртә башланып китә. Нина Михайловна терлекчелектә эшли, башта бозау караучы була, аннары сыер савучы булып күчә. Авыл халкына бик яхшы билгеле булганча, сыер савучы хезмәте иң авырлардан санала.
- Әни һаман эштә иде, - дип искә ала улы Василий. – Шулай да өйне, бакчаны карап торырга да өлгерде, миңа һәм туганым Галинага да игътибарын кызганмады. Авыл халкына, авыл тормышына битараф булмаганга күрә, аны берничә тапкыр депутат итеп тә сайладылар...
Тормыш авырлыкларына бирешмәгән юбилярның хезмәт сөючәнлеге һәркемне сокландырырлык. Үз эшен һәрвакыт намус белән, җиренә җиткереп башкарган, һәрвакыт алдынгылар сафында булырга тырышкан. Нина Михайловнаның фидакарь хезмәте өчен лаек булган бүләкләре дә җитәрлек. Алар арасында Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары, “Намуслы хезмәт өчен” медале, алты “Социалистик ярыш җиңүчесе” медальләре һәм башкалар бар.
Улы белән кызы хәзер Мәскәү һәм Новосибирск шәһәрендә яшиләр. Нина Михайловнаның оныклары һәм оныкчыклары бар. Туган көнендә авыл өлкәнен бәйрәм белән котларга килүчеләрнең барысы да юбилярга нык сәламәтлек, иминлек, тыныч көннәр теләделәр. Красный Вал активистларының Нина апалары өчен кечкенә бәйрәм концерты әзерләүләре аеруча күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев