Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гомер сизелми дә үтеп киткән...

Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче Клавдия Корнилова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле бәйрәм белән аны район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре тәбрик итте. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Клавдия Дмитриевна үзенә карата күрсәтелгән игътибарга бик...

Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче Клавдия Корнилова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле бәйрәм белән аны район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре тәбрик итте. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Клавдия Дмитриевна үзенә карата күрсәтелгән игътибарга бик сөенде. Ул гомерен үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә багышлаган, Танкеевка мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшләгән. Сугыш елларында окоп казуда да, урман кисүдә дә эшләргә туры килгән. Яшьлегендә күргән авырлыкларны ул әле дә зур дулкынлану белән искә алса да, күңел күтәренкелеген югалтмый.
Юбилярга озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр һәм нык сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X