Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Гел искә төшеп тора...

    Элек безнең авыл халкы керосинны ызандаш Ульян өлкәсендәге Пан авылы кибетеннән ташыды.

    Җитмешенче еллар башында Түбән урамда яшәгән Фатыйма әбием белән аның гомерлек җан күршесе булган Гыйлембаян апага ияреп мин дә беренче тапкыр урыс авылы кибетенә бардым. 

    Ул вакытта әле электр плитәсе дә бөтен кешедә юк иде. Булганнары да еш янып чыга торган спираль таба алмый аптырады. Ишле гаиләләрдә ашны казанда пешерделәр. Керосинка кулланучылар да хәйран күп булды. Канистрда запас керосин барында, заманына күрә анысы да бик ярап торды. Керосин булмаганда, солярка да салалар иде әле. Тик ул төтенләп кәстрүлне каралта иде. 

    Ике карчык башта кибеттән вак-төяк әйбер алды, аннары кибетче Катя апа машина цистернасыннан керосин агызып бирде. Әкерен генә атлап кайтырга чыктык. Пан башыннан авыл ягына таба борылгач, көянтә белән иңбашына күтәргән чиләкләрдән чайпалып керосин түгелмәсен өчен вак йомычка кисәкләре табып салдылар. Җиңел булмагандыр шул ул чакта 3 чакырымнан кадәр керосин күтәреп ташулар. Әмма нишләтәсең, нужа йөртә кешене, нужа, әле бит аның тагы тамак дигәне дә бар... Пан белән ике арадагы ызанга килеп җиткәч, туктап ял итәргә булдык.

    – Картым Кадыйр гомер буе керәчинкәдә пешкән ашны яратты, – дип сүз башлады Гыйлембаян апа. – Казанда пешкәненә артык исе китми, тәме бүтәнчәрәк килеп чыга, дигән була. Сугышта солдат боткасын сәләрке җагып катилукта пешереп ашадык, дип гел кузгата. Белмим, минем беркайчан алай сайланып торганым юк...

    – Синең картың кайтты ичмасам, минеке бит әллә кай якларда үлеп калды, – дип яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алды Фатыйма әби. – Арҗакныкы Ярулла белән бергә булганнар. Габделкадыйрым үлгән аттан бер кисәк ит кисеп алырга киткән. Кар өстеннән шуышып кайтканда нимесләр атып үтергән. Китте дә югалды, мескенем...

    Минем тизрәк өйгә кайтасы килә, тик Фатыйма әби белән Гыйлембаян апаның ашыгырга уенда да юк. Мин аларның Пан буена кадәр сузылган «Идәнлек» кә карап сокланып утырганнарын хәтерлим. Таба шикелле тип-тигез бит үзе, самолет төшеп утырырлык.

    – Күп гасырлар элек, бу якларда куе урман үскән, көмеш сулы чишмә аккан, шау чәчәккә күмелеп утырган болын-тугайларда иртәдән кичкә кадәр чут-чут итеп кошлар сайраган, – дип сөйләп китте Гыйлембаян апа. – Борынгы Шәмсуарда яшәгән кешеләр монда киек аулаганнар имеш, балык тотканнар. Менә бит нинди заманнар булган. Кая китеп беткән барысы да, ә?

    – Анысын белмим күрше, безнең авыл урынында әүвәл гел чәчәк кенә үсеп утырган, дип сөйли иде әти-әниләр. – Авылга шуңа күрә Чәчәкле, дип исем кушканнар да инде. Матур булгангадыр инде...

    Ике карчык мәңге сөйләшеп туя алмас кебек тоелды миңа. Әби алып биргән прәннекне дә ашап бетердем, аларның исә кузгалырга уенда да юк. Су эчәсем килә, дигәч кенә керосинлы чиләкләрен көянтәгә элеп күтәрделәр. “Идәнлек” тәге кояш җылыткан чирәмнән рәхәтләнеп яланаяк атлап кайттым. Әбиләр белми сөйләмәс, монда чыннан да шулкадәр тигез шул, бер куак та күренми. Тау битенә менеп караганда, Казагыстан якларында үзләштерелми яткан чирәм җирләр кебек. Әйтерсең, кара туфракка ямь-яшел юрган ябып куйганнар инде. Авылга җитәрәк казылган Тихон күле генә шул тигезлекне боза. Белмичә казымаганнардыр әле, заманында әһәмиятле роль уйнаган ул, хәтта әле чишмәсе дә булган, дип сөйлиләр иде элек. Көтүдә йөргән сыер-сарыкны шушы күлгә су эчертергә туплап куялар иде. Шушы күлдә малай-шалай су да коенды әле.

    Ни кызганыч, хәзер бу күлгә кереп булмый инде. Ни өчен дигәндә, Паннан авыл башына кадәрге араны, тау битләрен, элеккеге ферма тирәләрен тал агачы, куаклык басып киткән, «Идәнлек» ерып чыга алмаслык сазлыкка әйләнгән. Язын торналар килә, челән, кыр үрдәкләре мондагы сазлыкны үз иткән. Ни өчен авыл читләре урманга әйләнеп бара, дип сораштырып караган идем танышлардан. Хәзер сарык асраучылар бетеп килә, асраган кадәресен дә көтүгә кумыйлар, сарык йөрмәдеме, бөтен җирне үлән һәм агач баса, дигән җавап ишеттем. «Балыкчы» чокыры да урманга әйләнеп килә. Күршедәге Кузнечиха һәм Покровка авыллары да агач арасында калып бара. Башка торак пунктларда да шул хәл күзәтелә бугай.

    ...Алты-җиде яшь чагында Пан кибетеннән керосин күтәреп кайтканда, ике авыл арасындагы ызанга ял итәргә утырган ике карчыкның «Бу якларда куе урман үсеп утырган...» дип әйткән сүзләре бу арада гел искә төшеп тора. Авылдагы гөрләп торган мәктәп, балалар бакчасы ябылды, халык санының ел саен кимүе күзәтелә. Бу бит нидер турында искәртә. Без кая барабыз икән? Җанны шул сорау борчый.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: