Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газетага язылып, бүләк отарга мөмкин!

“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы редакциясе 7 июньнән альтернатив язылу ункөнлеге башлануы турында хәбәр итә.

Шулай итеп, район газетасына агымдагы елның икенче яртыеллыгына ташлама белән – 420 сумга язылырга мөмкин. Язылу өчен редакциянең үзенә килергә кирәк, газетаны да редакциядән килеп алырга туры киләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, газетага язылучыларга уңайлырак булсын өчен, альтернатив язылу пунктлары шәһәрнең 1нче мәктәбе, тармак технологияләре техникуы һәм район үзәк хастаханәсендә дә эшли. Учреждение коллективларыннан тыш, альтернатив пунктлар хезмәтеннән якындагы урамнарда яшәүчеләр дә файдалана, бу алар өчен бик уңайлы.
Иң мөһиме, газетага альтернатив рәвештә (почта бүлеге аша түгел) язылучыларның барысы да бүләкләр уйнатуда катнашачак. Бу юлы газетага язылучылар электр чәйнеге, су өчен фильтр, стена сәгате, чаңгы, шулай ук торт, конфет, шампан шәрабы ота ала. Кемгәдер бүләккә 2019 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу, башка бүләкләр биреләчәк.

Безнең газетага язылу мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыгыгыз, кадерле укучыларыбыз! Шулай ук бездә әлегә кадәр “Якыннарыгызны яздырыгыз” акциясе эшли һәм сез туганнарыгызны, дусларыгызны “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына яздырып, аларга менә дигән бүләк ясый аласыз.

Тагын бер күңелле хәбәр: традиция буенча, редакция иң актив почтальоннар һәм җәмәгать таратучылары өчен дә бүләкләр әзерләде. Алар язылу кампаниясе тәмамланганнан соң тапшырылачак.
Сезне көтеп калабыз, кадерле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев