Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газетага язылучыларга – призлар

«Новая жизнь» («Яңа тормыш») газетасы үзенең укучыларын кызыксындыру максаты белән даими рәвештә призлар уйната.

2020 елның икенче ярты елына язылучылар арасында төп призга Кожаевка авылыннан Валентина Николаева лаек булды. Ул электр блендерын отты.


Шәһәрдә һәм район авылларында яшәүче тагын егерме дүрт кешегә юрган, электр чәйнеге, фен, үтүк, стакан, салат савытлары тупланмасы, креманка, барбекю, кер юу порошогы һәм башка бүләкләр тапшырылды.
– Район газетасын күп еллардан бирле яратып укысам да, бу конкурста әле беренче тапкыр гына катнашуым. Кызыклы язмалар белән сайт аша да даими танышып барам, – дип тәэсирләре белән уртаклаша төп приз хуҗасы, Бураково урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Валентина Николаева.
Газетага альтернатив рәвештә язучылар арасында икенче тапкыр призга лаек булучылар бар. Шәһәрдә яшәүче Надежда Малеева, мәсәлән, безнең газетаны күп еллардан бирле алдыра. Бу юлы ул кер юу порошогы отты. Хезмәт ветераны Ирина Исаевага тагын да зуррак бәхет елмайды – 2021 елның беренче ярты елына «Новая жизнь» («Яңа тормыш») газетасына подписка белән бүләкләнде.
– Газетаның һәр санын әти-әни дә көтеп ала торган иде, – ди Ирина Ивановна. – Минем өчен дә бик якын һәм кадерле ул. Район, шәһәр тормышы, яңалыклар белән танышып барам. Төрле темаларны яктырталар. Газетага язылып призга лаек булуыма бик шатландым.
Без барлык әбүнәчеләребезне дә ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә ике арадагы хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә өметләнәбез. Сезнең тырышлык белән икенче ярты елга язылу планы уңышлы үтәлде.
Газета редакциясе шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәткән шәһәр эшмәкәрләре Николай Шишкин белән Ирина Трошинага зур рәхмәт белдерә.

Газетага альтернатив һәм Россия почтасы аша язылучылар арасында приз уйнату нәтиҗәләре

1.      З.Вәлиев (Урта Йорткүл), графин;
2.      В.Казакова (Көек), электр чәйнеге;
3.      Т.Мокшина (Кузнечиха), юрган;
4.      Р.Галиев (Кожаевка), үтүк;
5.      Р.Хәйруллин (Чәчәкле), фен;
6.      Ф.Шәмсетдинова (Татар Такталы), кер юу порошогы;
7.      Л.Васильева (Болгар, Брендин урамы, 27-2), барбекю;
8.      Л.Миндубаева (Никольск), стаканнар тупланмасы;
9.      Н.Садретдинова (Көек), салат савытлары;
10.    Х.Зарипов (Урманасты Йорткүле), сәгать;
11.    В.Меликов (Ким), креманка;
12.    А.Шәмсетдинова (Татар Такталы), фильтр-барьер;
13.    В.Николаева (Кожаевка), электр блендеры;
14.    Л.Карпунина, графин;
15.    С. Перегудова, мини-чәйнек;
16.    Т.Егорова, юрган;
17.    Н.Малеева, кер юу порошогы;
18.    Е.Корчагина, электр чәйнеге;
19.    Н.Заслонова, балалар савыт-саба тупланмасы;
20.    С.Рыжев, стаканнар тупланмасы;
21.    А.Калашникова, стаканнар тупланмасы;
22.    С.Башуров, чәшкә; 
23.    Т.Титова, чәшкә;
24.    И. Купоросова, «Сова» сувениры;
25.    И.Исаева, 2021 елның беренче ярты елына подписка.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев