Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газетага язылу дәвам итә

Бүгенге газета укучыларның өчтән бере генә газетага 2012 елның беренче яртысына язылган. Ә язылу кампаниясе тәмамланырга вакыт аз калып бара. Вакытында языла алмауның сәбәпләре дә чыгып кына тора. Күпләр бүгенге эшне иртәгә калдырып торырга күнеккән. Калган эшкә кар ява, дигән әйтемне тагын бер тапкыр искә төшерәсе килә. Райондагы яңалыклар, хуҗалыклардагы...

Бүгенге газета укучыларның өчтән бере генә газетага 2012 елның беренче яртысына язылган. Ә язылу кампаниясе тәмамланырга вакыт аз калып бара.
Вакытында языла алмауның сәбәпләре дә чыгып кына тора. Күпләр бүгенге эшне иртәгә калдырып торырга күнеккән. Калган эшкә кар ява, дигән әйтемне тагын бер тапкыр искә төшерәсе килә.
Райондагы яңалыклар, хуҗалыклардагы эшләрнең торышы, хезмәт алдынгылары, мактаулы гаиләләр һәм башка бик күп хәлләр турында сез, кадерле газета укучылар, бары тик җирле матбугаттан гына белә аласыз. Шуңа күрә киләсе елга да бездән аерылмагыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк.
Кайбер оешмаларда язылу кампаниясе оешкан төстә бара. Беренче чиратта, Пенсия фонды идарәсе, "Сувар Б", 1нче урта мәктәп, икмәк заводы коллективларын билгеләп үтәргә кирәк. Ә почта бүлекләре арасында Ким, Никольск, Кожаевка бүлекләре "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылу эшен шактый актив алып баралар. Вожи, Куралово, Чәчәкле авылларында барлык басмаларга язылу югары темплар белән дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: шәһәр халкы газетага почта бүлегендә генә түгел, редакциянең үзенә дә килеп языла ала. Бу күпкә арзанрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев