Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газ җайланмаларыннан дөрес файдаланганда, бәхетсезлек очракларын булдырмый калырсыз

Хөрмәтле гражданнар!

Тормыш-көнкүрештә газдан имин файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 5 декабрендәге 1614нче номерлы боерыгы нигезендә, тормыш-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан имин файдалану буенча инструкция расланды. Инструкция Россия Юстиция министрлыгында 2018 елның 28 апрелендә 50945нче номер белән расланды.
Инструкциядә тормыш-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан имин файдалану буенча инструктаж үткәрү тәртибе; күп фатирлы йортлар белән идарә итүче һәм күп фатирлы йортлардагы гомуми милекне тоту һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү һәм (яки) эш башкаручы кешеләрнең газдан имин файдалану кагыйдәләре; йорт милекчеләренең (хуҗаларының) йорт эчендәге газ җайланмаларыннан (аннары – ЙЭГҖ) һәм күп фатирлы йортлардагы бина һәм квартиралардагы газ җайланмаларыннан (аннары – КГҖ) имин файдалану кагыйдәләре; күп фатирлы йортлар белән идарә итүче һәм күп фатирлы йортлардагы гомуми милекне тоту һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү һәм (яки) эш башкаручы кешеләрнең, күп фатирлы йортлардагы фатир, йорт хуҗалыгы хуҗаларының (вакытлыча яшәп торучыларның) йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларыннан дөрес файдалану кагыйдәләре күрсәтелгән. Шулай ук газ чыккан очракларда ничек эш итәргә кирәклеге төгәл аңлатылган.
Күп фатирлы йорт хуҗалыгы һәм әлеге йортлардагы бина милекчеләре (вакытлыча файдаланучылар) йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзелгән идарәче оешмалар һәм махсус оешмалар газдан имин куллану инструкциясен белергә тиеш.
Инструкциянең 4.21нче пункты нигезендә,  күп фатирлы  йортлардагы йорт хуҗалыгы һәм андагы биналарның милекчеләре (вакытлыча файдаланучылар) составына ЙЭГҖ һәм (яки) КГҖ кергән газ җайланмалары урнаштырылган биналарга һава керүне тәэмин итәргә тиеш. Катнаш бинага керә торган ишек яки стенаның аскы өлешендә ишек белән идән арасында рәшәткә яки бераз ара калдырырга кирәк. Атап үтелгән бинаның тышкы стенасында яки тәрәзәләрендә махсус һава керү җайланмасының булуы шарт.
Әлеге таләпләрне үтәү мәҗбүри, чөнки вентиляция системасының һәм бөтен газ җайланмаларының имин эшләве турыдан-туры һаваның ничек кереп торуына бәйле.
Әгәр һаваны тарту-кире чыгару системасы җайланмасы төзелгән йортның проекты нигезендә каралган булса, бу очракта һаваны тарту-кире чыгару системасының нәтиҗәле эшләве төтен-вентиляция, вентиляция каналларының төзеклегенә, тыштан һава керүнең ничек тәэмин ителүенә нык бәйле икәнне дә онытмаска кирәк.
Еш кына күп фатирлы йортлардагы милек хуҗалары (вакытлыча файдаланучылар) газ җайланмалары урнашкан биналарга һәм бүлмәләргә инструкциядә каралганча, һава керүне тәэмин итү буенча тиешле кагыйдәләрне үтәмиләр:
–    төзелеш проекты буенча каралган агач тәрәзә рамнары урынына һава кертү клапаннары куелмаган герметик пластик тәрәзә блоклары урнаштырыла;
–    тыгызлый торган җайланмалы ишек блоклары урнаштырыла;
–    кышкы чорда бина һәм бүлмәләрдә форточкалар булмау сәбәпле, һава кертеп җилләтүдән баш тарталар.
Мондый очракларда вентиляциядәге һава кертү-чыгару системасы эшендә җитешсезлекләр килеп чыга. Ә бу исә газдан файдаланганда зур куркыныч тудырырга мөмкин. Өй эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмалары эшендәге төгәлсезлекләр күңелсез хәлләрнең (көнкүреш газы шартлау, исле газ белән агулану) төп сәбәпчесе булып тора. Газ җайланмаларыннан файдаланганда, кешеләрне югарыда телгә алынган таләпләрне төгәл үтәргә чакырабыз:
–    газ җайланмалары булган бина-фатирларга һаваны үзенә тарта торган клапан куелган герметик тәрәзәләр һәм тыгызлагыч прокладкалы ишекләр урнаштырмагыз;
–    торак бина һәм бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә тырышыгыз.

И.Иванова,
Чистайдагы ЗЖИ җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

Реклама.

Фото: http://tvk6.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев