Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Никольскида яшәүче Мария Семёновна белән Иван Карпеевич Семёновлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр. Никахларын 1949 елда теркәгәннән бирле алар инде ярты гасырдан артык тормыш авырлыкларын да, шатлыкларны да бүлешеп яшиләр. Икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашканнар, хезмәт ветераннары. Мария Сергеевна гомере буе сатучы булып эшләгән, ә Иван...

Никольскида яшәүче Мария Семёновна белән Иван Карпеевич Семёновлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр.
Никахларын 1949 елда теркәгәннән бирле алар инде ярты гасырдан артык тормыш авырлыкларын да, шатлыкларны да бүлешеп яшиләр.
Икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашканнар, хезмәт ветераннары. Мария Сергеевна гомере буе сатучы булып эшләгән, ә Иван Карпеевич төзелеш цехында хезмәт куйган. Балалар, оныклар үстергәннәр, хәзер инде әби-бабасын шатландырып, оныкчыклары үсеп килә.
Ә бу медаль - аларның озак еллар буе бер-берләренә саклаган тугрылыкларына рәхмәт билгесе. Бүләкне аларга инде бишенче тапкыр билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тапшырдылар.
* * *
Узган якшәмбе кичендә шәһәрнең үзәк мәйданында Изге Авраам чиркәвенең миссионерлар бүлеге мәдәният бүлеге белән бергә бәйрәм чарасы оештырды.
Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина җылы котлады.
Бәйрәм программасында яшь һәм өлкән яшьтәге гаилә парлары игътибар үзәгендә булды. Алар вальска биеделәр, бәйрәм истәлеге итеп сувенирлар тапшырылды. Бу көнне күп балалы гаиләләр, туган көнен билгеләп үтүчеләрне дә котладылар.
Кичәдә Изге Авраам чиркәве ансамбле чыгыш ясады, үзешчән артистлар Татьяна Аристова, Алёна Тимофеева, Сергий атакай (Карпухин), Маргарита Пензина, Ксения Колчина, Варвара Лисюк, Ольга һәм Пётр Бурмистровлар, Баландиннар гаиләсе башкаруында җырлар яңгырады.
Бәйрәм кичендә күк йөзенә төрле төстәге шарлар җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев