Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Гаилә һәм мәктәп” клубы төзелде

    Шәһәрдәге 1нче мәктәп базасында "Гаилә һәм мәктәп" ата-аналар клубының беренче утырышы булды. Педагоглар һәм ата-аналар арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында, биредә шактый чаралар оештырыла. Мәсәлән, традицион рәвештә класс һәм мәктәп җыелышлары, ата-аналар комитетлары утырышлары уздырыла. Әмма бу гына аз. Шуңа күрә ТР Мәгариф министрлыгы боерыгы белән мәктәп базасында "Гаилә һәм мәктәп"...

    Шәһәрдәге 1нче мәктәп базасында "Гаилә һәм мәктәп" ата-аналар клубының беренче утырышы булды.
    Педагоглар һәм ата-аналар арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында, биредә шактый чаралар оештырыла. Мәсәлән, традицион рәвештә класс һәм мәктәп җыелышлары, ата-аналар комитетлары утырышлары уздырыла. Әмма бу гына аз. Шуңа күрә ТР Мәгариф министрлыгы боерыгы белән мәктәп базасында "Гаилә һәм мәктәп" клубы төзелде дә инде. Клуб ата-аналарның педагогик культурасын үстерү белән шөгыльләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: