Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Форпост” район данын яклый

Икенче шәһәр һәм Ким урта мәктәбенең өлкән класс укучылары командалары хокук тәртибе бозуларны кисәтү һәм "Форпост" отрядлары командалары арасында республика конкурсының район этабында җиңүгә ирештеләр. Хокук тәртип бозуларны кисәтү отрядлары арасында шулай ук Иске Рәҗәпнең "Буревестник" һәм Бураково мәктәбенең "Ватан" командалары да призлы урыннарны алдылар. "Форпост" отрядлары конкурсында кадетлар мәктәп...

Икенче шәһәр һәм Ким урта мәктәбенең өлкән класс укучылары командалары хокук тәртибе бозуларны кисәтү һәм "Форпост" отрядлары командалары арасында республика конкурсының район этабында җиңүгә ирештеләр.
Хокук тәртип бозуларны кисәтү отрядлары арасында шулай ук Иске Рәҗәпнең "Буревестник" һәм Бураково мәктәбенең "Ватан" командалары да призлы урыннарны алдылар. "Форпост" отрядлары конкурсында кадетлар мәктәп - интернатының "Яшен" командасы да икенче урынга лаек булды. Болгардагы 1нче мәктәпнең "Стоп" командасы өченче урынга чыкты.
Призлы урыннарны алган командаларга район мәгариф бүлеге һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр һәм кубоклар тапшырылды. Хокук тәртибен бозуларны кисәтү эшендә актив катнашкан Спас тармак технологияләре техникумы укучылары Степан һәм Роман Столяровларга да Мактау грамоталары тапшырылды.
"Форпост" отрядына конкурсның республика этабында район данын якларга туры киләчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев