“Әфган җиле көйдергән җаннар”
Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге Болгар музей-тыюлыгы һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре белән бергә шундый исем астындагы очрашу уздырдылар.
Чара совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга утыз ел тулуына багышланды. Социаль хезмәт алучы яшүсмерләр белән очрашуга әфган сугышы ветераннары В. Кольчугин, Г. Борюшкин чакырылды. Укучыларга әфган җирендә барган бәрелешләрдә чын батырлык үрнәкләре күрсәткән совет солдатлары турында сөйләделәр. Әфган сугышында һәлак булучылар һәм исән калучылар хөрмәтенә балалар шигырьләр укыдылар. Яшүсмерләрне шулай ук үзәк китапханәнең уку залында әфган сугышы турында сөйләгән китаплар, “Болгар һәм Спас районы энциклопедиясе”, Хәтер китабы һәм Әфганстанда хезмәт иткән якташларыбыз турында фотоальбом белән таныштырдылар.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев