Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Февральдән Ана капиталы күләме арта

Яшәү минимумына бәйле башка түләүләргә дә индексация ясалачак.

Агымдагы елның февраль аеннан ана капиталы күләме 8,4 % индексацияләнеп, икенче балага 693,1 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән Татар-информ агентлыгы хәбәр итте.

Яшәү минимумына кагылган башка – йөклелек һәм бала тууга бәйле түләүләр, ветераннарга түләүләр, шулай ук эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькәчә бала өчен пособиеләр дә шул ук күләмдә индексацияләнә.

Агентлык хәбәр иткәнчә, түләүләргә факттагы инфляция буенча индексация ясау быел беренче тапкыр кулланыла. Элгәре барлык түләүләр фаразаланган инфляция буенча ел башында исәпләнә иде.

Реклама

Документлар нигезендә, 1 февральдән алып, беренче бала өчен түләнә торган гаилә капиталы суммасы 524,5 мең сум тәшкил итә. Беренче балага ана капиталы түләнмәгән очракта, икенче бала өчен аның күләме 693,1 мең сум булачак. Беренче бала өчен капитал алынган вакытта, икенче яки аннан соң туган бала өчен 168,6 мең сум акча биреләәк.

Түләүләр өчен кирәк чыгымнар бюджетка кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X