Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Феофан саулык теләде

Якшәмбе көнне Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Болгардагы Изге Авраамий чәркәвендә уздырылган бәйрәм чараларында катнашты.

Башта чиркәүдә бәйрәм хөрмәтенә гыйбадәт кылдылар, аннан соң руханилар һәм чиркәүгә йөрүчеләр крестный ход оештырдылар. Алар Изге Авраамий иконаларын тотып, шәһәрнең кайбер урамнары аша узганнан соң үзәк мәйданга килеп керделәр. Биредә шәһәребездә яшәүчеләрнең исәнлеге өчен гыйбадәт кылдылар, аннары Изге коега юл алдылар. Биредә уздырылган чараларда да Феофан катнашты.
– Барыгызны да әлеге изге бәйрәм белән котлыйм, – диде ул. – Бу кое ничәмә-ничә гасырлар дәвамында хаҗ кылу урыны булып санала. Бу коеның суны җанны дәвалый, кешеләрнең күңелендәге өметен арттыра. Шуңа күрә биредән халык беркайчан өзелеп тормый. Барыгызга да саулык, бәхетле озын гомер телим... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев