Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Файдалы семинар

Коррекция мәктәп-интернаты базасында сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланган республика семинар-практикумы булды. Семинарның җитәкчеләре - Мәскәү социаль-гуманитар институтның Казан филиалы укытучылары. Семинар кысаларында тегү эше, татар теле, этика, математика, география буенча ачык дәресләр, "Сәламәтлек нигезләре", "Көзен туучылар" кебек сыйныфтан тыш чаралар һәм мәктәп күләмендә "Имин балачак утравы"...

Коррекция мәктәп-интернаты базасында сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланган республика семинар-практикумы булды.
Семинарның җитәкчеләре - Мәскәү социаль-гуманитар институтның Казан филиалы укытучылары. Семинар кысаларында тегү эше, татар теле, этика, математика, география буенча ачык дәресләр, "Сәламәтлек нигезләре", "Көзен туучылар" кебек сыйныфтан тыш чаралар һәм мәктәп күләмендә "Имин балачак утравы" бәйрәме үткәрелде. Республиканың башка районнарыннан килгән мәктәп укытучылары мастер-класслар оештырды. Семинарда катнашучылар шулай ук мәктәп укучыларының кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә белән дә танышты.
Катнашучылар фикеренчә, семинар югары дәрәҗәдә үтте, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче педагогларга файдалы киңәшләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев