Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эскәтер, чулпы, сөлге...

Ямбакты авылы Мәдәният йортында “Әбием сандыгында ниләр бар?” исемле кичә узды.

Билгеле инде, хәзерге заманда болай чигү чигеп, корамалар үреп кияүгә чыгучы кызлар юк. Барлык матур әйберләр кибетләрдә тулып ята. Ә бит элегрәк, мондый матурлыкны үз куллары белән тудыра белгән кызлар тормышта да сынатмаганнар. Әбиләребез янына балалар да чакырылган иде. Алар өлкән яшьтәгеләрнең кул эшләрен зур кызыксыну белән карап утырдылар. Хәтта 100 еллык тарихы булган кәләпүш тә алып килгәннәр. Өстәлгә җәя торган эскәтер, алкалар, чулпылар,  тәңкәләр, чигүле сөлге, тастымаллар, мендәр тышлары, иске чүпрәкне үреп бәйләгән корамалар – болар безнең тарихның матур хәтирәсе. Әбиләребез һәр эшләнмәнең үз тарихын сөйләп бардылар. Гади генә кулъяулык та китап язарлык тарихка ия. 
Чыннан да, әгәр исән вакытларында сөйләп калдырмасалар, болар хакында белә дә алмаган булыр идек әле.
Соңыннан, яшь чактагы кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, тәмләп чәйләр эчтеләр. Шундый эчтәлекле, барыбыз өчен дә бик кирәкле кичә үткәргәннәре өчен Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Барлык авылдашлар исеменнән 
Люция Хәйбуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев