Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшләрнең кызган чагы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә бөртекле культуралар, ашлыкка суктырыла торган кукурузны исәпкә алмаганда, 19500 гектарда суктырылган, бу барлык мәйданның 49 процентын тәшкил итә.

Бөртеклеләрнең уңышы гектардан 24,1 центнер тәшкил итә, ашлыкның тулаем җыемы – 47 мең тоннага якын. Ашлык кабул итү предприятиесенә 20 мең тоннадан артык бөртек китерелгән.
Хуҗалыкларда механизаторлар шулай ук терлек азыгы әзерләүне дәвам итә. Бу көннәрдә, мәсәлән, алар күпьеллык үлән һәм судан үләнен чаптыралар. Кышкы чорга 7 мең тоннадан артык салам тупланган.
Көзге культуралар чәчү өчен 17500 тонна туфрак әзерләнгән, 1230 гектарда инде чәчү эшләре дә башкарылган. Механизаторлар 3,5 мең гектарда җир сөргән.
Бу көннәрдә механизаторларның бер минут та буш вакыты юк. Чөнки көннәр кояшлы һәм җылы торганда, кыр эшләренең җәйге циклын уңышлы тәмамлау өчен булган бөтен мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев