Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшләрегез уң булсын!

Муниципаль район башлыгы Камил Нугаев халкны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. Хөрмәтле якташлар, чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм, диелә котлауда. Кечкенәдән күңелгә якын бу бәйрәмне олылар да, балалар да көтеп ала. Барыбызның да хыяллары һәм өметләре тормышка ашсын, якыннарыбызга һәм дусларыбызга гаилә бәхете телим. Бу...

Муниципаль район башлыгы Камил Нугаев халкны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.
Хөрмәтле якташлар, чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм, диелә котлауда. Кечкенәдән күңелгә якын бу бәйрәмне олылар да, балалар да көтеп ала. Барыбызның да хыяллары һәм өметләре тормышка ашсын, якыннарыбызга һәм дусларыбызга гаилә бәхете телим. Бу көннәрдә һәр кеше рухи күтәренкелек хисе белән яши, үтеп баручы елда ирешкән уңышларыбыз өчен горурланабыз. Ә уңышлар шактый булды. Иң мөһиме - без районыбыз һәм республикабыз тормышындагы тотрыклылыкны сакладык.
Район башлыгы үтеп баручы елда районыбыз үсеше өчен тырыш хезмәт куйган, аны ныгытуга үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш керткән барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерә. Безнең алда, диелә котлауда, тагын да зуррак эшләр тора. Без барыбыз да уңай үзгәрешләргә өметләнәбез һәм моның өчен һәр кешенең тырышлыгы кирәк булуын яхшы аңлыйбыз.
Мин сезгә барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим, диелә котлауда. Яңа ел һәр йортка муллык, тынычлык, иминлек алып килсен. Нык сәламәтлек, барыгызга да гаилә бәхете телим!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X