Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшкә урнашу турында хәбәр итәргә кирәк

Яшәү минимумына кадәр федераль социаль өстәмә түләү алучылар җәйге чорда эшкә урнашкан очракта бу хакта тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш.

Хәбәр итмәгән очракта, эшләгән чорда бирелгән өстәмә түләүләрне дәүләткә кире кайтарып бирергә туры киләчәк. 
Җәйге каникулда вакытлыча эшкә урнашу шактый укучы һәм студентлар өчен гадәти хәл. Тик укучы яки студент инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча пенсия һәм пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү ала икән, ул эшкә урнашуы хакында Пенсия фондына вакытында хәбәр итәргә тиеш.
Эшләгән чорда пенсия суммасы элеккечә кала, ә менә федераль социаль өстәмә түләү бирү туктатылып тора. Эштән киткәч, федераль социаль өстәмә түләүне яңадан ала башлау өчен яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсия фондына эшкә урнашу турында хәбәр итмичә ярамый, чөнки өстәмә түләү бары тик эшләми торган пенсионерлар өчен генә каралган. Әгәр пенсиясенә социаль өстәмә түләү алучы пенсионер эшкә урнашуы турында хәбәр итмәсә, аңа пенсиясенә кушып бирелгән өстәмә түләүләрне дәүләткә кире кайтарып бирергә туры киләчәк. 

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев