Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Электр энергиясе: куллану, хисаплау, түләү

2018 ел ахырында “Электр энергиясе турында” 35-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертүче һәм электр энергиясен коммерцияле хисаплау өчен җаваплылык зоналарын билгеләүгә турыдан-туры йогынты ясаучы закон үз көченә керде.

Электр энергиясен кулланучы юридик һәм физик затлар өчен шушы законның (29.12.2018 ел, “РФдә электр энергиясен хисаплау системалары үсешенә бәйле РФның кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 522 номерлы Федераль законы) төп нигезләмәләренә аңлатмалар бирәбез.
Мәсәлән, 1 нче маддәнең 5 нче пунктында: «Ваклап сату базарларында электр энергиясен (куәтен) коммерция исәбенә алу һәм электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү максатларында электр энергиясен гарантияле тәэмин итүчеләр һәм челтәр оешмалары электр энергиясен исәпкә алу приборларын кулланып тәэмин итәләр... шул исәптән электр энергиясен (куәтен) исәпкә алуның интеллектуаль системалары ярдәмендә».
Бу 01.07.2020 елдан электр энергиясен исәпкә алу приборларына (сатып алу, монтаж, алыштыру, эксплуатациягә кертү) кагылышлы барлык мәшәкатьләр гарантияле тәэмин итүчеләр һәм челтәр оешмалары җилкәсенә төшәчәк, дигәнне аңлата. 
Кем нәрсә өчен җавап бирә? 
Әгәр электр куллану шәхси йортта яки челтәр оешмасы инфраструктурасына турыдан-туры тоташуның башка очракларында башкарылса, электр энергиясен исәпкә алу челтәр оешмасы җаваплылыгы зонасына эләгә. 
Гомуми мөлкәттән файдаланып электр белән тәэмин ителә торган күпфатирлы йортларда электр энергиясен исәпкә алуны оештыру бурычларын гарантияле тәэмин итүче (энергия сату компаниясе) үз өстенә ала.
Интеллектуаль исәпкә алу
Интеллектуаль исәпкә алуга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә бераз соңрак - 01.01.2021елдан керә: 
«Төзелешне башкарганнан соң файдалануга тапшырыла торган күпфатирлы йортлар электр энергиясен (куәтен) исәпкә алуның интеллектуаль системаларына кушуның минималь җыелмасын тәэмин итүнең билгеләнгән кагыйдәләре нигезендә электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларына (куәтләренә) кушу мөмкинлеген тәэмин итүче индивидуаль, гомуми (коммуналь фатир өчен) һәм күмәк (гомумйорт) приборлары белән җиһазландырылырга тиеш.
Икенче төрле әйткәндә, элегрәк файдалануга тапшырылган счетчикларны аларны тикшерү вакыты узганчы кулланырга мөмкин булачак, ә яңа объектларда функцияләрнең минималь җыелмасын тәэмин итүче приборлар гына кулланышка кертеләчәк, дигәнне аңлата. Функцияләрнең минималь җыелмасы. 
Хәзерге вакытта функцияләрнең минималь җыелмасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланмаган, әмма әлеге документның проекты бар. Аның нигезендә, кулланышка түбәндәге характеристикалары булган приборлар кертеләчәк: 
– күптарифлык; 
– мәгълүматларны автомат тапшыру өчен интерфейс булу; 
– куәтне чикләүче реле булу; 
– ярты сәгатьлек һәм сәгатьлек куәт профильләрен алып бару; 
– вакыйгаларның электрон журналын алып бару (счетчикны ачу, магнит кыры йогынтысы һ.б.). 
01.01.2022 елдан башлап «Гамәлгә рөхсәт ителә торган электр энергиясен исәпкә алуның барлык приборлары буенча... тәэмин итүчеләр һәм челтәр оешмалары тарафыннан электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары функцияләренең минималь җыелмасы түләүсез тәэмин ителергә тиеш”.
Яңа мөмкинлекләр һәм 
яңа бурычлар
Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр автоматик режимда түбәндәге гамәлләрне башкара алачак: 
– исәпләү приборларыннан күрсәткечләр җыярга; 
– намуссыз кулланучыларга куәтне чикләргә; 
– счетчикларның конфигурациясенә үзгәрешләр кертергә (ике тарифлы учеттан бер тарифлы учетка күчү һәм киресенчә, абонент теләге буенча); 
– электр счетчигына тышкы йогынты турында мәгълүмат алырга.
Законда шулай ук түбәндәгеләр каралган: 
– исәпкә алу приборы сафтан чыккан (югалган) яисә аның тикшерүләр арасындагы интервалы беткән очракта, гарантияле тәэмин итүче яисә челтәр оешмасы яңа исәпләү приборы урнаштыру юлы белән электр энергиясен исәпкә алуны яңартырга тиеш; 
– гарантияле тәэмин итүче/челтәр оешмасы тарафыннан исәпкә алу приборы яңага алыштырылганнан соң, кулланучы объектлары чикләрендә урнашкан исәпкә алу приборы эшенә тыкшыну очракларыннан тыш, кулланучыгы карата учетсыз куллану төшенчәсе төшереп калдырыла; 
– төзелешне гамәлгә ашырганнан соң 2021 елның 1 гыйнварыннан соң файдалануга тапшырыла торган күпфатирлы йортлар интеллектуаль исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылырга һәм, исәпкә алуны оештыру буенча гарантияләүче йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында, йортны файдалануга тапшырганчы, төзүче тарафыннан хезмәт күрсәтүгә тапшырылырга тиеш.
Кулланучы өчен өстенлекләр 
Электр энергиясен исәпкә алуның заманча приборын урнаштыру һәм исәпкә алуны оештырган өчен җаваплылыкны күчерү, кулланучыны гадәти булмаган бурычларны хәл итүдән азат итү генә түгел, ә түбәндәгеләрне тәэмин итәчәк яңа сервисларны кулланырга да мөмкинлек бирәчәк: 
– электр энергиясен куллану турында мәгълүматның үтә күренмәлелеге, аңлаешлылыгы һәм төгәллеге; 
– сыйфатлы электр энергиясе өчен генә түләү;
– электр белән тәэмин итү өзеклекләре санын һәм аларның срокларын кыскарту;
– ресурслардан файдалану һәм аларның бәясе белән идарә итү мөмкинлеге; 
– хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү.
Энергетиклар өчен өстенлекләр. 
Тармак өчен мондый карар түбәндәгеләрне эшләргә мөмкинлек бирәчәк: 
– электр энергиясен югалтуны, операция чыгымнарын киметү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү исәбенә чыгымнарны киметү; 
– технологик хокук бозуларның вакытын һәм ешлыгын кыскарту, кулланучыга килә торган электр энергиясе сыйфатын контрольдә тоту, эш схемаларын һәм режимнарын оптимальләштерү, тариф менюсын үстерү, клиент сервисларын үстерү исәбенә технологик үсеш;
– түләү дисциплинасын һәм ташламалар куллануның адреслылыгын арттыру.
Россия Энергетика министрлыгында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган закон электр энергетикасын цифрлаштыру процессын шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук электр энергиясе өчен түләмәүләр белән көрәш буенча нәтиҗәле чара булачак, дип ышаналар. Мондый ихтыяҗ тулаем алганда Россия Федерациясе Президентының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең йөкләмәләрендә, Россия Федерациясе Федераль Җыены палаталары тәкъдимнәренә, ТЭК үсеше стратегиясе һәм экологик иминлек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия утырышлары беркетмәләрендә берничә мәртәбә ассызыкланды. 
Электр энергиясен исәпкә алуны оештыру турындагы сезне кызыксындырган бөтен мәгълүматны «Челтәр компаниясе» ААҖның www.gridcom-rt.ru сайтында яки 8 800 2000 878 телефоны буенча бушлай кайнар линиягә шалтыратып белә аласыз. 

«Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләре Спас РЭСының техник аудиты буенча инженеры Александр Степанчев.

Реклама хокукында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев