“Экстремизм – юк!”
Сентябрь аенда Татарстан Республикасы территориясендә әнә шундый исем белән айлык үтә.
Традицион бу чара җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтләр һәм конфессияләр арасындагы үзара дуслык һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләренә юнәлтү, терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы түзеп тора алмаслык мөнәсәбәт булдыру максатыннан чыгып уздырыла.
Районның терроризмга каршы комиссия рәисе Камил Нугаев айлык барышында уздырылырга тиешле чаралар планын раслады. Ай дәвамында әлеге темага багышлап бердәм дәресләр, лекцияләр, белем бирү учреждениеләренең терроризм һәм диверсиягә каршы әзерлеген ачыклауны үз эченә алган тикшерүләр, төрле конкурс, халык белән очрашулар, җыеннар, ата-аналар җыелышлары, спорт ярышлары һәм башкаларны уздыру күздә тотыла. Боларның барысы да бүгенге көннең актуаль проблемасына игътибарны тагын да арттырырга ярдәм итми калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев