Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Экологларны бүләкләделәр

"Спас" заказнигы җитәкчесе Евгений Костин һөнәри осталык буенча республика конкурсында җиңеп чыкты һәм ТР урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Ул "Иң яхшы заказник җитәкчесе" номинациясендә чыгыш ясады. Җиңүгә юл җиңел булмады һәм ул биш этаптан торды: ике төрле тест башкардылар, скутерда урманда һәм тигез булмаган урында маршрут үтәргә, балта белән бүрәнә чабарга һәм янгын чыккан урынны бетерергә кирәк иде.
"Парклар маршы - 2011" халыкара табигатьне саклау акциясе нәтиҗәләре буенча иҗади конкурсларда катнашкан өчен Антоновка мәктәбе укучысы Ирина Савельева( янгынга каршы плакат), Никольск мәктәбе укучысы Анна Фёдорова (фоторәсем) һәм беренче мәктәп укучысы Мария Башкирова ("Лукоморье" иҗади конкурсы) республика урман хуҗалыгы министрлыгының кызыксындыру дипломнары белән бүләкләнделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X