Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Документлар да сөйли белә икән...

Районның архив бүлегендә башка фондлардан тыш, берничә шәхси фонд та бар.

Тормышы безнең район тарихы белән аерылгысыз бәйле булган Ольга Манстакова турында сөйләүче документлар, фоторәсемнәр, газета язмалары белән танышу газета укучыларга дә кызыклы булыр, дип уйлыйм...

Лидия КОСТРУЛЕВА

Шәһәрдә генә түгел, районда да исеме күпләргә таныш булган Ольга Манстакова турында без үзебезнең газета битләрендә инде берничә тапкыр язып чыккан идек. Тормышның авыр сынауларын үтәргә туры килсә дә, йөрәгендә яралар күп булса да, ул сынмаган, сыгылмаган, шундый ук көчле рухлы булып калган.

Бөтенсоюз пионерлар оешмасының яшьтәше Ольга Ильинична унике яшендә Павлик Морозов батырлыгын кабатлаган. Исегезгә төшерәбез, бу хәл Отрада авылында булган: пионерлар оешмасы алып барган эшнең йогынтысы аркасында, намусы кушканча, ул үги әтисенең тагын берничә авылдашы белән бергә колхоз икмәген урлаулары турында тиешле урынга хәбәр иткән. Бу карары өчен аңа бик кыйммәт түләргә туры килә: үлем хәленә җиткәнче кыйналган кызны көч-хәл белән коткарып, район хастаханәсенә җибәрергә өлгерәләр. Терелеп чыккач, аны балалар йортына урнаштыралар. 

Шәхси фондта сакланган автобиографиясендә ул бу хәлләр турында болай дип сөйли: “Әтием Гаранин Илья Кузьмич авылда тегүче иде, әнием Анна Ерастовна – гади крестьян. 1925 елда әтием үлеп киткәннән соң, әни Балыкин Григорийга кияүгә чыкты. Башта Отрада мәктәбендә укыдым, 7 классны 1938 елда Куралово балалар йортында тәмамладым. Балалар йортыннан соң Саратов өлкәсенә китеп, аннан вербовка белән Белоруссиянең Телехановск районындагы төзелешкә урнаштым. Аннары Бөек Ватан сугышы башланып китте…”

Ольга Ильинична үзенең тормыш юлы турында сөйләгәндә, аңлаешлы сәбәпләр аркасында кайбер чорларны төшереп калдыра. Мәсәлән, сугыш елларында фашистларда әсирлектә булуы турында бер сүз дә юк. Шул ук шәхси фондта 1962 елдагы “Укучыны тәрбияләү” журналының бер бите саклана. “Пионер эстафетасы дәвам итә” җыелмасында аның турында да язылган. Сугыш чоры турында монда да берничә генә юл бар: “Бөек Ватан сугышы елларында Ольга Балыкина Белоруссиядә фашистларга каршы көрәшә. Ике тапкыр гестапочылар тырнагына эләксә дә, әсирлектән кача ала…”

Әсирлектә булганга күрә, аны немецлар белән элемтәдә торуда гаепләп, ун елга төрмәгә хөкем итәләр. 1965 елда гына акланып, ул яңадан Болгарга (ул чакта Куйбышев) әйләнеп кайта, ә 1967 елдан башлап Пионерлар йорты каршында эшләүче кызыл эзтабарлар түгәрәге белән җитәкчелек итә башлый. Ольга Ильиничнаның хезмәт юлының иң нәтиҗәле чоры да нәкъ шушы елларга туры килә һәм фондтагы аның турында күпсанлы материаллар, актив җәмәгать эше турындагы документлар, фоторәсемнәр моңа дәлил булып тора. Түгәрәк җитәкчесе Манстакованың шәхси эше, аның Мактау кәгазьләре, илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучылардан алынган хатлар, газета язмалары да шушы фондта саклана. Ольга Ильинична үзенең кызыл эзтабарлары белән бергә туган як тарихы, хезмәт алдынгылары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар җыя, фронтовиклар белән хатлар алыша. 

“Куйбышев шәһәре кызыл эзтабарларының эше турында” дип исемләнгән альбом аеруча зур кыйммәткә ия. Монда район газетасыннан кисеп алынган язмалар тупланган, аларның күпчелегенең авторы – Ольга Ильинична үзе. Ул бу язмаларында башкарылган эшләре, табылдыклары, очрашулары, кызыл эзтабарларның киләчәккә планнары турында сөйли. Мәсәлән, “Ленин хыялы юлыннан” язмасында Кышкы сарайны штурмлауда катнашучы И.С. Аляев, Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы подполковник Е. М. Федотов белән очрашуларның ничек узуы турында сүз бара. Аннары алар эзтабарлар белән бергә Иж-Борискино авылына, кызыл обозны озатып барганда кулаклар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Василий Амосовның туган ягына баралар, кызыклы чаралар үткәрәләр. Эзләнү эшләре бик актив бара, балалар да кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнәләр.

Шәхси фондта Пионерлар йортындагы кызыл эзтабарлар отрядының таныклыгы да саклана. Бу таныклыкта эзтабарлар алдына куелган бурыч – “Гражданнар сугышында катнашучы Зеленков Павел И. турында материаллар җыярга”, отрядның маршруты – Красная Слобода авылы күрсәтелгән, отрядка йөрүчеләрнең исемлеге бирелгән.

ларның исемнәрен санап үтсәк тә әйбәт булыр: С. Малышкин, В. Мишенькин, В. Трошин, Р. Вафин, В. Захаров, Б. Старков, Т. Горшенина, Г. Михеева, Л. Панькина, Г. Софронова, Л. Щекачева, В. Карпов, С. Федоров. Барлык эзтабарларны да уртак максат бердәм отряд итеп берләштерә. Кызыл эзтабарлар үзләренең остазлары белән бергә район ельязмасын алып баралар һәм алар җыйган материаллар нигезендә соңрак музей төзелә. 

- Шәхси фондларны тәртипкә китерүдә элеккеге архив бүлеге мөдирләре Тамара Александровна Тихонова белән Альбина Ивановна Лаврентьеваның өлеше зур, - дип билгеләп үтә бүгенге көндә архив белән җитәкчелек итүче Гөлсинә Җиһангирова. – Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә без бүген укучылар белән очрашулар оештырганда, тарихыбыз турында сөйләп кенә калмыйча, шәхси фондта булган документларны, фоторәсемнәрне күрсәтә алабыз. Боларның барысы да бик зур әһәмияткә ия, чөнки алар – тарихыбызның бер өлеше...

Билгеле, бүген заманалар бөтенләй үзгәрде, Ольга Манстакованың балачагында чын батырлык булып саналган гамәл бөтенләй башкача күзаллана. Тик кешегә үзе яшәячәк чорны сайлап алырга мөмкинлек бирелмәгән шул. Чорны сайламыйлар, анда бары тик яшиләр һәм үләләр, дигән әйтем дә юкка гына барлыкка килмәгәндер. Ольга Ильинична да үз чоры кушканча яши һәм чит-ят җирләрдә вафат була.

Инде өлкән яшьтә ире белән бергә Үзбәкстанга күчеп киткәннән соң, ул ахырда туган якларына әйләнеп кайтырга карар итә. Тик юлда авырып китеп, станцияләрнең берсендә калырга мәҗбүр була һәм шунда вафат була. Ольга Ильинична Чиләбе өлкәсендә күмелгән. Аны якыннан белгән кешеләрнең сүзләре буенча, юлга чыкканда, ул үзе белән шактый гына тарихи материаллар да ала. Авырып киткәч, поездда бергә кайтучы юлдашыннан тупланган материалларны безнең музейга җибәрүен үтенә. Аның үтенечен җиренә җиткереп башкаралар...

Ни кызганыч, бүген инде туган якны өйрәнү музее да элеккеге кебек түгел, чөнки вакыт узгач, аны Болгар музей-тыюлыгы карамагына тапшырдылар. Бәлки, аны Спас районы халкына кире кайтарып бирергә вакыт җиттедер?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев