Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәүләт ярдәме белән

Республиканың "Лизинг-грант" программасы буенча район фермерлары льготалы шартларда берничә берәмлек техника һәм тагылма агрегат сатып алдылар.

Гусихадан Ислам Хәйдаров белән Тукайдан Фирдүс Хәсәнов шактый кулай бәягә МТЗ-1221, Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин һәм Рафис Хәйруллин МТЗ-80 тракторлары алып кайттылар. Техника бәясенең 45 процентын (500 меңнән артмаска тиеш) дәүләт түләгән. Рафис шундый ук шартларда пресс-җыйгыч та сатып алган.
Киләсе елда әлеге программада катнашу өчен берничә фермер гариза язып тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев