Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре порталына – Пенсия фонды аша

Хәзер район Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтендә дә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә һәм учет язмасын расларга мөмкин. - Белгечләр теркәүнең барлык этапларында - дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырудан алып, мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаганчыга кадәр ярдәм итәләр, - дип аңлатып үтте ТР Спас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна...

Хәзер район Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтендә дә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә һәм учет язмасын расларга мөмкин.
- Белгечләр теркәүнең барлык этапларында - дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырудан алып, мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаганчыга кадәр ярдәм итәләр, - дип аңлатып үтте ТР Спас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова. - Моның өчен паспорт һәм шәхси счетның иминиятләштерү номеры (СНИЛС) белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерү таныклыгы, шулай ук телефон кирәк.
Теркәлгәннән соң, кешегә күпсанлы дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге ачыла. Аларны өйдән дә чыкмыйча, теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урыннан һәм Интернетка тоташа торган теләсә нинди җайланма (компьютер, планшет, смартфон) аша Пенсия фонды сайтында яки бердәм порталда алырга мөмкин.
Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар өчен нинди дә булса белгечкә язылу да хәзер проблема түгел. Пенсия фондына нинди дә булса документлар тапшырырга яки, киресенчә, аннан нинди дә булса документ алырга кирәк булса, моны үзегез өчен уңайлы вакытта, алдан "Запись на прием" һәм "Заказ документов" хезмәтләреннән файдаланып, эшләргә мөмкин.
Моннан тыш, эшләүче гражданнар "Шәхси кабинет" аша эш бирүчеләрнең булачак пенсиягә акча күчерәләрме-юкмы икәнен күрә, күпме пенсия баллы җыелганын ачыклый, булачак пенсиянең якынча күләмен исәпләп чыгара ала. Балалары булган гаиләләргә ана капиталы сертификатын алу турында һәм аның акчаларыннан файдалану турында гариза бирергә, счетта күпме акча калганын һәм башка мәгълүматларны алырга мөмкин.
Сертификатны алу турында гариза белән бергә агымдагы елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган 25 мең сум акчаны алу турында гариза да калдырырга була.
Бер тапкыр бирелә торган бу акчаны алырга 2016 елның 30 сентябренә кадәр ана капиталына сертификат алган һәм анда булган акчаны тотып бетермәгән гаиләләр хокуклы.
Булачак пенсионерлар исә Интернет аша пенсияне билгеләү һәм аны китерү (почта яки банк аша) турында гариза яза ала.
Фото: http://selchanka.com/articles/vlast-i-obschestvo/gosudarstvennyie-uslugi-v-elektronnom-vide.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев