Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Державинга багышланган күргәзмә

Болгар музей-тыюлыгында бөек рус шагыйре һәм драматургы Гавриил Романович Державинның тууына 275 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлады.

Россия империясенең күренекле дәүләт эшлеклесе, беренче юстиция министрының исеме борынгы Болгар белән аерылгысыз бәйле. Ул безнең якларда 1761 елда Казан гимназиясендә укыган чорында, элеккеге Идел Болгарының борынгы башкаласын өйрәнү буенча фәнни-тикшерү экспедициясе составында булып китә. Державин рәсемне әйбәт ясаганга күрә, аңа экспедициянең эшен сурәтләүне йөклиләр.

Бу проект, шулай ук тарих һәм мәдәнияткә бәйле башка проектларның да авторы бер үк – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Санкт-Петербургта яшәүче Әлфия Рәхматуллина. Күргәзмәгә шагыйрьнең әсәрләре арасында иң тирән мәгънәгә ия булган, 1784 елда язылган “Бог” одасы нигез итеп куелган. Санкт-Петербургның “От Аза до Ижицы” Каллиграфия сәнгате үзәге педагоглары һәм укучылары бу әсәрне инглиз, рус, немец, әрмән, татар һәм башка телләрдә язганнар. Күргәзмәгә уналты авторның 18 картинасы куелган.

Күргәзмәне ачуда Әлфия Рәхматуллина үзе катнашты. Чарада катнашучылар Державин турында документаль фильм карадылар, алар алдында ТР Дәүләт камера хоры солисты Ксения Романова опералардан арияләр башкарды. Музей-тыюлык директоры Фәргат Мөхәммәтовка, “Дисплей АРТ” ҖЧҖ генераль директоры Әнвәр Измайловка, рәссам Тимур Матвеевка һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Реклама

– Бу бик кызыклы проект, – дип билгеләп үтте тыюлык директоры урынбасары Андрей Фәсхетдинов. – Күргәзмә аша телнең байлыгын, төрле телләрнең үзенчәлеген аңларга мөмкин.

Теләге булган кеше бу сүзләрнең хаклыгында үзе инана ала – күргәзмәнең эше агымдагы елның 17 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X