Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чисталык дәресләре (ФОТО)

Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының “Спас” заказнигы белгечләре җирле православие общинасы рәисе һәм укытучылар Полянка, Танкеевка мәктәбе, Болгардагы сәламәтлекләре чикләнгән мәктәп укучылары, шулай ук “Теремок” балалар бакчасына йөрүчеләр белән бергәләшеп кайбер чаралар үткәрделәр.

Чисталык дәресләре барышында, мәсәлән, алар көнкүреш калдыкларының кеше сәламәтлегенә һәм тирә-як мохитка никадәр зыян китерүе турында сөйләделәр. Балаларга “Табигать елмая”, “Чиста итик”, “Тирә-як мохит” дигән фильмнар күрсәтелде. Алар шулай ук “Планетаныбызны саклагыз” рәсемнәр конкурсында катнаштылар. “Табигатьне саклагыз” экологик листовка чыгардылар, “Табигатьне саклау – һәркем эше” дигән плакат язып элделәр.

Полянка һәм Танкеевка мәктәбе укучылары үз авыллары территориясен чистарттылар. Алар мәсәлән, 600 килограмм пластик җыйдылар. Боларның барысын да коммуналь хезмәтләр эшкәртү өчен алып китте. Иң яхшы рәсем, плакат һәм листовка өчен җиңүчеләргә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев