Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Чишмә суы һәм каен себеркесе дәвалаган

    Хан кызын коткару тарихы турында

    Идел елгасының матур бер почмагында, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә изге Габдрахман коесы урнашкан. Дәвалау көченә ия булган саф сулы чишмә турында төрле риваятьләр яши. 

    Тарихка күз салсаң
    Изге коеның ничек барлыкка килүе турында борынгылар ни сөйли? Тарихтан күренгәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең сәхабәләрен Болгарга Ислам динен тарату өчен җибәргән. Юлга дип чалма, таяк һәм кара савыты биргән. Сәхабәләр безнең якларга табиблар рәвешендә килгән һәм авыруларны дәвалый башлаганнар. Болгар ханы Айдарның кызы Туйбикәнең каты авырган чагы булган. Бер генә табиб та дәвалый алмаган.

    Дәвалаучылар турында ишетеп, хан аларны үз янына чакырткан. Авыруны караганнан соң, савыктыру өчен каен себеркесе белән чишмә суы кирәк, дип әйткән дәвалаучылар.

    Ә бит урамда кыш. Шулчак сәхабәләрнең берсе җирне кардан чистарткан, бу урынга кара савытын куйган, Габдрахман исемле икенче сәхабә аны бәреп ваткан һәм җиргә таягын кадап куйган. Өченче сәхабәнең таякка чалманы кидертүе булган, күз алдында диярлек каен үскән һәм җир астыннан чишмә суы бәреп чыккан. Хан кызын мунчада каен себеркесе белән парлаганнар һәм чишмә суы белән юганнар. Ул бик тиз савыккан. Кызын коткарган өчен, ерактан килгән дәвалаучылар ханга Ислам динен кабул итүен үтенеп мөрәҗәгать иткән. Айдар хан, аның гаиләсе һәм болгарлылар Ислам динен кабул иткән. Сәхабәләрнең берсе Болгарда калган һәм хан кызы Туйбикәгә өйләнгән.

    – Экскурсиядән соң туристларның күбесе әлеге изге кое янына килә, – ди музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Ренат Ваһапов. – Күбесе Габдрахман коесы турындагы легенданы әйбәт белә.

    Сез беләсезме икән?
    Тарихы гасырлар тирәнлегенә барып тоташкан бу коеның әле тагын бер исеме бар. Аны тикшеренүче капитан Рычков хөрмәтенә Капитан коесы дип тә йөрткәннәр. Ул бу җирләрне 18нче гасырда өйрәнгән, шуннан соң коега Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) сәхабәләренең берсе булган Габдрахман исемен биргәннәр.
    Николай Петрович Рычков – рус сәяхәтчесе һәм географ. 1769 һәм 1770 елларда капитан Рычков Казан, Оренбург, Уфа, Вятка һәм Пермь губерналарында булган. Сәяхәте турында кызыклы язмалар калдырган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: